7.30 – 9.30, үзәк мәйдан – театральләштерелгән мәйданчыклар эше
9.00 – 9.50 – һәйкәлгә чәчәкләр салу
10.00 – тантаналы митинг
10.00 – Советлар Союзы герое Анатолий Кузнецов истәлегенә Каравыл Тавы-Нурлат җиңел атлетика ярышлары
12.00, 14.00, “Спорт” паркы – футбол буенча ир-атлар командалары арасында блицтурнир һәм ветераннар арасында иптәшләрчә очрашу
15.00 – “Үлемсез полк” патриотик акциясе, колонна Совет һәм Самаренкин урамнары киселешеннән “Мәңгелек ут” мемориаль комплексына таба хәрәкәт итәчәк.
19.00 – 21.00, үзәк мәйдан – “Җиңү маршы астында” бәйрәм концерты
20.30 – 22.00, шәһәр паркы – бәйрәм концерты
22.00, шәһәр паркы – бәйрәм салюты
14 май көнне 10.00дә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә РФ Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы Илдус Әхмәтҗанов нурлатлыларны кабул итәчәк.
Бүген, 7 майда, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Габдрахманов җитәкчелегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы үтте.
Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясенең Нурлат районындагы вәкиллеге активистлары Болгарда үткән “Татарстанның мәдәни мозаикасы” милләтара фестивалендә катнашып кайттылар.
Бөтендөнья Татар Конгрессы һәм татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлекчәсе әгъзалары Рамазан аеның беренче кичен бик күркәм ифтар мәҗлесендә үткәрделәр.
“Форпост” үзәге әгъзалары Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан “Мин хәтерлим! Мин горурланам!” акциясе кысаларында мәгълүмати буклетлар өләшү оештырдылар.
Кичә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат муниципаль районы Советындагы фракциясе утырышы үтте. Анда илкүләм проектларның тормышка ашырылуы турында сөйләштеләр.
Җиңү көне уңаеннан “Яшь гвардия” активистлары җирле “Зәңгәр яулык” партия проекты кысаларында шәһәрлеләргә буклетлар өләштеләр.
Кичә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлегендә техник юнәлештәге “Тере агач” район бәйгесенә йомгак ясалды.
27 апрельдән 1 майга кадәр Кисловодск шәһәрендә үткән төбәкара семинар-киңәшмәдә нурлатлылар да катнашып кайтты.