Җиңү көне уңаеннан “Яшь гвардия” активистлары җирле “Зәңгәр яулык” партия проекты кысаларында шәһәрлеләргә буклетлар өләштеләр.
Кичә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлегендә техник юнәлештәге “Тере агач” район бәйгесенә йомгак ясалды.
27 апрельдән 1 майга кадәр Кисловодск шәһәрендә үткән төбәкара семинар-киңәшмәдә нурлатлылар да катнашып кайтты.
Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе укучылары Саратовта узган Россия беренчелегендә катнашып кайттылар. Анда Чулпаннан Мәдинә Рахимджонова өченче урынны яулады.
Кичә “Ак барс” көрәш сараенда үткән Казан шәһәре кубогы ярышларында 4нче мәктәптә Николай Вассунов кул астында каратэ белән шөгыльләнүче үсмерләр катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
Кичә тренерлар Евгений Казаев һәм Олег Власенко шәкертләре Самара өлкәсенең Клявлино станциясендә үткән Көнчыгыш көрәшләре фестиваленнән 10 медаль яулап кайттылар.
Иртәгә православие календаре буенча Радоница – үлгәннәрне искә алу көне узачак.
24 апрельдә Нурлат районында узган белем бирү учреждениеләренә планлы күчмә тикшерүләргә йомгак ясау буенча киңәшмә үтте.
7 майда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе Җиңү көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына пенсия тәэминаты буенча кайнар линия ача.
5 майда Молдова Республикасының Гагаузиядәге Чадыр-Лунга шәһәрендә Хедерлез бәйрәме билгеләп үтелде. Анда нурлатлылар да катнашты.