ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген район башлыгы Алмаз Әхмәтшин төзелеш һәм капиталь ремонт буенча республика программаларының үтәлеше буенча киңшәмә үткәрде.

13 майдан 17сенә кадәр Роспотребнадзорның Нурлат территориаль бүлеге “СТОП ВИЧ/СПИД” акциясе кысаларында “кайнар линия” оештыра. Тел номерлары: (884345) 2 05 38, 2-08-83

Бүген иртән иртүк хәрби комиссариатта 16 чакырылышны тантананлы төстә армиягә озаттылар.

13 майдан 17сенә кадәр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсенә күзәтчелек буечна федераль служба “СТОП ВИЧ/СПИД” акциясе кысаларында “кайнар линия” оештыра. Тел номеры: 8 800 555 49 43.


14
май, 2019 ел
сишәмбе

Бүген, 14 майда, Сабантуй бәйрәменә әзерлек буенча киңәшмә үтте. Җаваплы затлар бәйрәмнең төп чаралары узачак мәйданчыкларны билгеләде.

“Берлдәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә “Балалар илне ясый” рәсемнәр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Бүген, 14 майда, Нурлатка Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы Илдус Әхмәтҗанов эшлекле визит ясады.

Бүген “Спорт” паркында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышлап пенсионерларның “Өченче буын” спартакиадасының район этабы узды.

Кичә, 13 майда, Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда район иҗтимагый Советы мәдәният учреждениеләрендә хезмәтләр күрсәтүгә бәйсез бәяләү үткәрү буенча киңәшмә үткәрде.

Май башында Нурлатта яшәүче тыл хезмәтчәне Антонина Павловна Никитина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International