Узган атна азагында Нурлат районы укучылары “Географик диктант-2019” масштаблы акциясендә катнаштылар.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.
Узган ял көннәрендә М.Хуҗин исемендәге спорт комплексында спорт ветераны Фәрит Мәсгутов истәлегенә волейбол турниры узды.
Кичә Мамыкта “Кече Ватан мәдәнияте” федераль проекты кысаларында «Кузьминки» бәйрәменә багышланган зур чара узды.
Бүген район башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Руслан Шәмсетдинов дәүләт-шәхси партнерлыгы буенча INVEST IN HEALTH III тармак форумында катнашалар.
2 ноябрьдә Нурлатның Кооператив урамында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
Бүген Богдашкинода тыл хезмәтчәннәре, “Правда” колхозы алдынгылары, хезмәт ветераннары һәм авылның мактаулы пенсионерларын хөрмәтләделәр.
Йөк транспорты йөртүчесе Динар Гыйматов шәһәрлеләрнең күбесе әле тирән йокыда булганда ук эшкә ашыга. Ул моңа күнеккән инде.
Автомашиналар ремонты буенча мастер Фаил Кәбиров – ышанычлы һәм җаваплы, хезмәт сөючән һәм үз эшен яхшы белүче кеше.
Без шәһәребездәге автотранспорт предприятиеләренең берсе – “ТрансСервисНурлат”ның 2нче автоколоннасында булып кайттык.