ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген илебез Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә.

Кичә Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе әгъзалары янгын куркынычсызлыгына багышланган мәгълүмати акция үткәрделәр.


8
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

“Гармония” үзәге белгечләре “Син ялгыз түгел” программасы кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар өчен Балалар сәнгать мәктәбенә экскурсия оештырдылар.

Күптән түгел Нурлат студентлары Ирина Влодарчик белән Алмаз Сәгъдиев Мәскәүдән кайттылар, алар анда җыелма команда составында һөнәри осталык буенча V Илкүләм чемпионатта республиканы тәкъдим иттеләр.

3нче мәктәптә “Без тормышны сайлыйбыз” профилактик акциясе тематик дискотека белән тәмамланды.

Нурлатта Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе белгечләре Польшага озатылган 260 тонна ашамлык горчицасын тикшергәннәр.


7
декабрь, 2019 ел
шимбә

Бүген Нурлат гимназиясе базасында “Нурлат җылылык челтәрләре” призларына баскетбол буенча район турниры үтте.

3нче мәктәп укучылары күптәннән килгән матур гадәт буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм чарасы оештырдылар.

Бүген Нурлат гимназиясе укучылары Алексей Андреев, Софья Борзова, Региль Галеев, Илья Герман, Дарья Трифонова, Азалия Мифтахутдинова, Рамиль Минехаеров, Илшат Кашапов “Хәтер вахтасының 1нче Посты” смотр-конкурсының финал өлешендә катнашалар.

Нурлатлылар үз өйләрен “тере” чыршы белән инде бүгеннән бизәп куя алалар – шәһәрдә чыршы базарлары эшли башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International