ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2020 ел
җомга

Бүген татар театрына нигез салган якташыбыз  драматург Габдулла Кариевның тууына 134 ел.

9 май - Җиңү көнендә  Нурлат районы православие храмнарында исән  ветераннар өчен һәм Ватан өчен башларын салган  сугышчылар истәлегенә дога укулар узачак.

Партиянең Якушкино башлангыч бүлекчәсе активистлары Бөек ВАтан сугышында катнашучы Алексей Николаевич Дмитриевка бакчасын казырга булыштылар. Якын арада Дмитриевлар бәрәңге утыртырга планлаштыралар.

Чулпан авыл җирлеге башлыгы Фәргать Зыятдинов Нурлат районының 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында "ТАТМЕДИА" АҖнең "Нурлат -информ" фйилиалы игълан иткән "Район яшьтәшләре" акциясенә кушылды. 


7
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

"Бердәм Россия"нең җирле бүлеге нурлатта яшәүчеләрне "Җиңү варислары" патриотик акциясенә кушылырга чакыралар. 

Нурлатның тимер юлчылар микрорайонында яшәүчеләр санитар-экологик икеайлыкка кушылдылар. Алар йорт яны территорияләрен җыештыралар, резина каплавычларны утильләштерәләр, агачлар утырталар, үз урамнарын төзекләндерәләр. 

8 майда 13.00 сәгатьтә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Зәки улы  Фәррахов гражданнарны Skype: Priemnayaer116 буенча   дистанцион режимда кабул итәчәк.

Нурлатта яшәүче тыл хезмәтчәне Елена Петровна Федотовна узган ел 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 1929 елның 25 сентябрендә туган. 

Бердәмросслар Чулпан авылында яшәүче 95 яшьлек Каим Сәмигулла улы Сәмигуллинның  йорт янындагы түрбакчасына яшь үсентеләр утырттылар. 


6
май, 2020 ел
чәршәмбе

Җирле салым службасы мәгълүматлары буенча  Нурлат районында үзмәшгуль булып теркәлүчеләр саны 905кә җиткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International