ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2020 ел
сишәмбе

Татарстанның  икътисад министры  Мидхәт Шаһиәхмәтов  Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин озатуында "Төрнәс" сәнәгать мәйданчыгы белән танышты. 

Нурлатның танылган шагыйрәсе, район газетасының элеккеге баш редакторы Сәкинә Хәйруллина 20 августта узачак "Балачак җыры" конкурсы нәтиҗәләре буенча узачак бүләкләү чарасына чакыру алган. 

Нурлат районы электр челтәрләре 19 августта электр энергиясен план нигезендә сүндерү хакында хәбәр итәләр. 

Район җитәкчелеге белән чираттагы очрашу Иске Әлмәт авыл җирлегендә кичә узды. 


17
август, 2020 ел
дүшәмбе

Нурлат шагыйрәсе Антонина Халипа  Стихи.ру порталында  "Георгий тасмасы" әдәби конкурсында катнашты һәм номинант булды. 

2020 елның 17 августында район Советының зур залында Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Уставлары проектларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр керү буенча гаммәви тыңлаулар узды. 

Бүгенге көннән башлап кинотеатрлар үз эшчәнлекләрен башлап җибәрәләр. Нурлатта "Грани" цифрлы кинозалында 10.00 сәгатьтә беренче сеанс узды.

Пенсия күләме, стаж дәвамлылыгы, пенсияне китерү көне һәм пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматларны “Код сүз”ен кулланып,  өйдән чыгып тормыйча гына алырга мөмкин. Бу хакта  Пенсия фондының Нурлат районара идарәсе хәбәр итә.
 

Нурлат шәһәренең мәшгульлек үзәге базасында "1С:Бухгалтерия" юнәлеше буенча 7 яшь әни белем ала. Укулар дистанцион рәвештә уза. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International