ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2020 ел
шимбә

Бүген иртән Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы хәрби комиссариаты тирәсендә җанлы иде, Биредә егетләрне армия сафларына озаттылар. 


23
октябрь, 2020 ел
җомга

Хөрмәтле гражданнар!  2020 елның 24 октябренә  метеорологик күренеш турында консультация-кисәтү.

 

Илюткино авылыннан Ника Богданова "Талантлар университетында" "Иҗат этнологиясе" программасында катнашты. 

27 октябрьдә 14.00-16.00 сәгатьләрдә Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитеты Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Павел Олейник бергә халыкны кабул итәләр.

Нурлатлылар үз сорауларын Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең райондагы җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсендә “Skype” программасы аша турыдан-туры тоташу юлы белән дә бирә алачак.

Сәрия Сабурскаяга һәм Павел Олейникка мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә  (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.

 


22
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар!  2020 елның 23 октябренә  метеорологик күренеш турында консультация-кисәтү.

23 октябрьдә  көндез Татарстан Республикасы территориясендә  урыны белән 15-18 м\с кадәр көчле җил көтелә. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының "Ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96.

Коронавирус белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә стаж икеләтә язылачак, дип хәбәр итә Пенсия фонды идарәсенең Нурлат районара бүлеге. 

 

Беренче бала туу (улыкка алу) уңаеннан ай саен бирелүче түләүләрне һәм торак хезмәтләр өчен субсидиягә гаризаларны  "ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре" порталында электрон рәвештә юлларга  мөмкин.

 

Суд приставларына кабул итүгә Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәтенең рәсми сайтында язылырга һәм үз чиратын көтмичә, билгеләнгән вакытта килергә мөмкин.

 


21
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

"Форпост" Үзәге әгъзалары булган Советлар Союзы Герое Е.М.Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясе укучылары ХХ Республика Спартакиадасы финалында чыгыш ясадылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International