Бөек ватан сугышы ветеранын котладылар

2017 елның 15 августы, сишәмбе

Сишәмбе көнне Бөек Ватан сугышы ветераны, Нурлат районының мактаулы граҗданины, “ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” Габделхәй Яһудин  90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы Равил Кузюров та килгән иде. Ул ветеранга Рәхмәт хаты тапшырды, күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
-    Бөек Ватан сугышы  кырларында чыныгу алып, Сез үз гомерегезне җиңел булмаган һөнәргә багышладыгыз. Батыр һәм тәвәккәл кеше, Сез һәрвакыт тугрылык үрнәге булдыгыз, - диде район башлыгы. 
Габделхәй Яһудин “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» һәм башка юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International