“Чиста яр” республика акциясе якшәмбе көнне тәмамланса да, бу юнәлештә эшләр дәвам итә әле. Акциянең максаты – сулыклар ярларында тәртип булдыру. Шимбә көнне шәһәр башкарма комитеты Нурлатта оештырган чарада Шашин урамында эш җәелдерелде. Җирле сулык тирәсенә тәртип салырга ТОС җитәкчеләрен чакырганнар иде, әмма әллә шимбә көн булганга, әллә акциянең ирекле булуы үзенекен иткән, чакыруга барысы да кушылырга кирәк дип тапмаган... “Төньяк”, “Кормыш”, “Көнчыгыш” территориаль иҗтимагый үзидарәләре, “ТКХ ИК” МУП җитәкчеләре һәм вәкилләренең исә үз фикерләре. Алар иртдән үк тырмалар, балталар, бакча кайчылары белән коралланып урынга ашыктылар.
– “Чиста яр” акциясе кирәкле һәм мөһим чара, – ди “Көнчыгыш” ТОСы җитәкчесе Анатолий Евлентьев. – Мондый акцияне Кондырча, Чирмешән ярларында да үткәрергә кирәк, дип саныйм. Кешеләр дә сакчылрак карасыннар, чүп-чар ташламасыннар, сулыклар тирәсендә ял иткәннән соң артларыннан җыештырып калдырсыннар иде.
Халык аз булуга да карамастан, бу көнне тәртип салу буенча зур эшкә башлангыч бирелде. Кемнәрдер балталар белән куаклыкларны чапты, икенчләре үләнне чапты. Җыелган чүпне өеп калдырмадылар, ә “ТКХ ИК” МУПның трактор арбасына төяп бардылар.
Сулыкның торышы бу микрорайонда яшәүчеләрне дә битараф калдырмый. Тик бу сүздә генә булып кала шул: берәү өмәдә ктанашучы ир-атларның эшен тәрәзәдән күзәтеп торса, икенчесе кулын каш өстенә куеп, нишләүләре белән кызыксынды. Әмма берәү дә кушылырга теләк белдермәде. Шәһәр башкарма комитетыннан әйтүләренчә, “Чиста яр” акциясе зур эшкә башлангыч кына булган, бу юнәлештә эшләр дәвам итәчәк әле. Һәм биредә иҗтимагый оешмалар гына түгел, шәһәрлеләрнең дә уртак тырышлыгы белән тәртип салыныр дип ышанасы килә. Әмма микрорайонда яшәүчеләрнең үзләренең катнашыннан башка биредә тәртип салып булмастыр, мөгаен. Чөнки сулык тирәсендә гөрләп үскән чүп үләннәре белән бергә көнкүреш калдыкларын да күрергә мөмкин. Аны башка урамнардан китермиләрдер бит инде...
Республика акциясеннән авыл җирлекләре дә читтә калмаган. Мисал өчен, Вишневая Поляна башлангыч мәктәбе укучылары, клуб хезмәткәрләре, китапханәчеләр, Урта Камышлы авыл җирлеге башкарма комитеты акция чорында Вишневая Полянада Чирмешән елгасы буенда тәртип салганнар.
– Коенуның тыелуы турында аншлаглар куелган булуга карамастан, авыл халкы да, шәһәрлеләр дә бу урынга коенырга йөри, – ди Урта Камышлы авыл җирлеге башлыгы Надежда Баймяшкина. – Алар килеп киткәннән соң яр буенда чүп таралып кала. Хәзер тәртип салдык, үләннәрне чаптырдык. Бу атнада исә шундый ук эшне Чурта Камышлыда елга ярында башкарачакбыз.
“Чиста яр” кебек акцияләрне нидидер бер вакыт кысалары белән генә чикләргә мөмкин түгелдер, мөгаен. Һәм анда һәркем, шәһәр яки авыллардагы өмәләргә кушылып, елга буйларында ял иткәннән соң артларыннан тәртип салып калдырып һәм чишмә тирләрен җыештырып та катнаша ала.