Әзерлек югары бәя алды

2017 елның 21 июле, җомга

Бүген район хуҗалыклары арасында  урып-җыю эшләренә һәм туфрак эшкәртүгә әзерлек буенча республика смотр-конкурсы үтте. Район хуҗалыкларының әзерлеген составында район башлыгы Равил Кузюров, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инженерлык-техник тәэмин ителеш бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Ришат Насыйров, “Альметьевская” агрохимия службасы станциясе директоры Мөгътәсыйм Мәмәтов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин һәм башка тармаклар белгечләреннән торган комиссия бәяләде.
Хуҗалыкларның машина-трактор парклары комиссия әгъзаларын тулы әзерлектә каршы алды.  “АгроИнвест” идарәче компаниясенә керүче  “Южная” Агрофирмасының Богдашкино һәм “Сөләйманов Ә.И” КФХсының Биляр Озеродагы паркларында уракка һәм туфрак әзерләүгә чыгачак бар техникасы да тигез җеп итеп бер рәткә тезеп куелган, һәр комбайн  янәшәсендә икешәр комбайнчы комиссия әгъзаларын каршы алып, үз техникаларын эшләтеп күрсәтергә әзер. Елдагыча, барысы да эш өчен махсус киемнәр, техника куркынычсызлыгы инвентаре белән дә тәэмин ителгән. “Южная”да, мәсәлән, уракка 9 комбайн чыгачак, ә “Сөләйманов Ә.И” КФХсында 20 комбайннары әзерлек сызыгында. Әмма техника паркы тулы әзерлектә булса да, быел алар басуга елдагыча июль аенда түгел, ә августның беренче ункөнлегендә генә генә чыгар дип көтелә. Чөнки һава шартлары аркасында культураларның өлгерүе 20 көнләп вакытка соңга калып бара. Шуңа да уракны оптималь срокларда үткәрү бурыч  итеп куела, соңгы елларда инде онытылып бара торган  аеры урып-җыю алымыннан файдаланырга да туры килмәгәе һәм  белгечләр быелгы урак шактый катлаулы булыр дип фаразлый. Шулай да  басуларның инде бүгеннән мул уңыш вәгъдә итүе сөендерә. Һәм смотр-конкурс барышында үстерелгән уңышны югалтуларсыз  җыеп алу һәм  эшләрне башкарганда техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотып, уракны имин үткәрү бурычы куелуы кат-кат ассызыкланды. Район башлыгы Равил Кузюров та һәр хуҗалыкның механизаторлары белән очрашканда моны аерым билгеләп үтте.  Һәм урак чорында комбайннарның тик торуына юл куймас өчен көннең теләсә кайсы вакытында басуга чыгып ярдәм күрсәтә алырлык техник ярдәм службалары оештыруга зур игътибар бирергә тәкъдим итте. Әлбәттә инде, комбайнчыларның хезмәте өчен тиешенчә түләү, кызыксындыру чаралары хакында да онытып җибәрмәскә кушты.  Бу яктан исә  “Южная” һәм “Сөләйманов Ә.И.” КФХсында быел яңа кызыксындыру чарасы да тәкъдим итәләр. Смотр-конкурс көнне комбайнчыларны аның белән таныштырдылар да. “АгроИнвест” ИК генераль директорының беренче урынбасары Наил Шарапов әйтүенчә, механизаторларга хезмәт хакыннан тыш, суктырылган ашлык күләменнән чыгып, иген дә биреләчәк.  “Суктырылган һәр тонна иген өчен комбайнчы 1 килограмм исәбеннән бушлай бөртек алачак. Комбайнчыларның күбесе хуҗалыкларында терлекләрне күпләп асрый. Бу аларга бик зур ярдәм булачак”, – ди Наил Шакирович. 
Хуҗалыкларда төп комбайнчыларның төп составы исә үзгәрмәгән дә диярлек. Заманча комбайннар руле артына нигездә төрле уракларны күргән тәҗрибәле комбайнчылар утырачак. Ә менә ярдәмчеләре арасында быел яшьләрнең күбрәк булуы күзгә ташлана. Мәсәлән, “Южная”ның тәҗрибәле комбайнчылары Владимир Антипов белән Владимир Чернов икесе дә уллары белән басуга чыгачак быел. “Сөләйманов Ә.И.” хуҗалыгында ярдәмчеләр арасында кызларның саны арткан – өчәү булачаклар быел. Алдынгы комбайнчы Ринат Абдрахманов бу сезонда беренче тапкыр кызы Рәзилә белән эшләргә ниятли. Фома мәктәбе укучысы Рәзилә 8нче сыйныфны тәмамлаган икән, әтисенең хезмәте авыр булуын яхшы белсә дә, үзе дә эшләп карарга, көчен сынап карарга булган. Эш барышында барысына да өйрәнермен дип уйлый. 
–    Быел уракка чыгачак механизаторлар арасында яшьләр аеруча күп, бу сөендерә дә, шул ук вакытта саклык чаралары күрүне дә таләп итә. Аларның  тәҗрибәле комбайнчылар контролендә эшләвенә игътибар аеруча зур булачак. Барлык комбайнчыларга аварияләрсез эшләүләрен, куркынычсыз хезмәт итүләрен телим, – диде бу уңайдан район башлыгы Равил Кузюров һәм урып-җыюга бурычларны да билгеләде. – Хуҗалыкларда җитәкчеләр дә, коллективлар да уракка көр кәеф белән әзерләнгәннәр. Район бүгенге көндә уракка тулысынча әзер,  бер комбайнга 450-515 гектар урып-җыю мәйданы туры килә. Бу зур йөкләнеш түгел һәм  үстерелгән мул уңышны вакытында һәм югалтуларсыз  җыеп алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. 
Смотр-конкурс азагында комиссия әгъзалары нәтиҗәләр дә чыгарды. Анда “Сөләйманов Ә.И.” КФХсы 55 мөмкинлектән 55 балл җыеп, беренче урынга чыкты, икенче урында – 54 балл белән “Южная” АФсы. 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International