Иртәгә социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар районнан читтә урнашкан сәламәтләндерү лагерьларында ял итә башлаячак. Ике бала Әлмәттә урнашкан “Голубое озеро” лагеренда сәламәтлеген ныгытачак. Якын көннәрдә икешәр бала “Азнакаевский” (Азнакай) һәм “Раздолье”га (Чистай) китәчәк. Аларның сменасы 24 июльдән башлана.