Һөнәр алалар

2017 елның 17 июле, дүшәмбе

Нурлат  шәһәре халкының мәшгульлеге үзәгендә  эшсез гражданнарга һөнәри белем бирү  программасы уңышлы тормышка ашырыла. Әле июль башында гына 11 кеше электромонтер, 16 кеше электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, 10 кеше пешекче һөнәрләре буенча укуларын тәмамлап имтиханнар тапшырды һәм тиешле разряд белән таныклык алды. Билгеле булганча, мәшгульлек үзәгендә хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр буенча укулар оештырыла. Хәзер, мәсәлән, “Пользователь 1С: Предприятие”  һөнәре буенча (һөнәри база белеме булу шарт) төркем туплау дәвам итә. Төркем тупланып бетү белән укулар башланып китәчәк.   
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International