Нурлатлылар рецептлар белән бүлеште

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

Бу атнада районда “Секреты татарской кухни” телевизион тапшыруы төшерелде. Татар халык ашларын әзерләү зур җаваплылык сорый, шул ук минутта җырлап-биеп әзерләгән кунаклар үзләренең берничә эшне берьюлы башкара алуларын күрсәтәләр.Тамашаның төп геройлары – үзешчән артистлар,  Югары Нурлат микрорайоныннан Рамил һәм Ләйлә Хаҗиморатовлар һәм Кәкре Атау авылыннан Фәүзия Мөхәммәтова булдылар. Алар татар халкының милли ризыгы – тутырган тавык әзерләү серләрен ачтылар һәм программаны алып баручы Руслан Шәрәфетдинов  белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International