Кешеләрне аңлый белү сәләте

2017 елның 9 июле, якшәмбе

Ел саен июльнең икенче якшәмбесендә илебездә почта элемтәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме – Россия почтасы көне билгеләп үтелә. Гасырлар дәвамында почта элемтәсе кешеләр арасында ышанычлы арадашчы хезмәтен үтәп, йөрәкләрне һәм язмышларны бәйли, аралашу шатлыгы бирә.
Нурлат районара почтамт коллективы Рәфис Ногманов җитәкчелегендә үз һөнәри бәйрәмнәрен югары күрсәткечләр белән каршы ала. Бу – бердәм һәм тату коллективның эш нәтиҗәсе. Биредә барлык хезмәткәрләр дә үз вазыйфаларын намус белән башкара, алар – үз эшләренең чын осталары. Алар арасында хат ташучы Лилия Ильмухина да бар. Сәүдә өлкәсендә озак еллар хезмәт куйганнан соң, язмыш аның тормышын Нурлат районара почтамты белән бәйләгән. 
– 7 ел инде хат ташучы булып эшлим. Минем участокка тимер юлчылар микрорайоны керә. Мин 15 урамда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәм: корреспонденция, хатлар, бандерольләр, коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләр һәм башкалар таратам. Бүгенге хат ташучыларның букчалары элеккегегә караганда җиңелрәк дип исәпләү хас. Мин алай дип әйтмәс идем, чөнки кешеләр хәзер дә бик күп газета-журналлар яздырталар. Алар арасында, әлбәттә, беренче урынны район газетасы алып тора. Мине участокта барысы да, аеруча өлкәннәр зур түземсезлек белән көтеп ала. “Безнең Лилия килде”, – диләр алар. Бу бик шатландыра, димәк, миңа ышаналар, – дип үз эшчәнлеге хакында сөйли Лилия Әбүзәровна. 
Коллективта да аның турында зур җылылык һәм ихтирам белән сөйлиләр, үз эшен яхшы белә, кешеләр белән күп аралаша, барысына да хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша, планны барлык күрсәткечләр буенча да үти, диләр. Лилия Ильмухинаның район газетасына 2017 елның икенче яртыеллагына әбунә нәтиҗәләре буенча югары уңышларга ирешүе дә бу хакта сөйли: тимер юлчылар микрорайонында яшәүче 138 кеше бу чорда районканы алдырачак. Лилия Ильмухина сүзләренә караганда, әлеге микрорайон халкы әбунәнең беренче көннәреннән үк газета-журналларга языла башлап, кампания тәмамланганчы активлык күрсәтәләр икән. 
Лилия Казанда туып-үсә. Кияүгә чыкканнан соң Нурлатта төпләнә. Тормыш иптәше белән бер ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзер өч оныклары үсеп килә. Эше җиңелләрдән булмаса да, бакчачылык белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Әле яраткан шөгыле дә бар – чәчәкләр үстерә ул. Бигрәк тә лилияләрне ярата икән. бу аңлашыла да: чәчәк атамасы үз исеме белән тәңгәл килә бит. Ул кешеләрне аңлый белү дигән мәгънәгә ия. Ә бу хат ташучы эшендә бик мөһим.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International