Мәхәббәт һәм тугрылык өчен...

2017 елның 8 июле, шимбә

Бүген, 8 июльдә районда  "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" билгеләп үтелә. Аның төп максаты – традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, гаилә һәм никах институтын ныгыту.
-    Бу чагыштырмача яшь бәйрәм. Аны 2008 елда бәйрәм итә башладык,  безгә ул гасырлар аша узып килде, - ди район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлшат Евлахина. - Бәйрәм күпчелек кешеләрнең төп тормыш кыйммәтләре гаилә һәм мәхәббәт икәнен раслый. Нәкъ менә гаилә төрле буыннарны бәйли,  халыкның рухи, милли һәм мәдәни традицияләрен саклый. Ныклы, сәламәт гаилә – көчле, уңышлы илнең нигезе. Шуңа күрә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында гаилә сәясәтен гамәлгә ашыру һәм социаль-демографик проблемаларны хәл итү мәсьәләләре һәрдаим күз уңында тора. Үз балаларын гына түгел, ә тәрбиягә алганнарын да лаеклы тәрбияләүче барлык ата-аналарны,  күпьеллык гаилә тормышы стажы булганнарны, яшь гаиләләрне һәм гаилә корырга  җыенучыларны чын күңелдән котлыйм. Сезнең гаиләләрдә һәрчак мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен. Әлеге бәйрәм уңаеннан районда 10 ел рәттән 25 ел законлы никахта яшәүче,  үзара  мәхәббәт һәм тугрылыкка корылган гаилә  мөнәсәбәтләренең ныклыгы  белән халык арасында абруй казанган  парлар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән  бүләкләнә.  Быел гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан әлеге медаль Нурлатта яшүче Солтан һәм Роза Әхмәтҗановлар гаиләсенә тапшырылачак. 
Солтан Фәйзрахманович һәм Роза Ирековна  да  ата-ана арасында  бер-береңне хөрмәт итү, аңлау хөкем сөргән гаиләләрдә тәрбияләнгәннәр. Шуңа да Әхмәтҗановлар  гаиләләрен   әти-әниләре  үрнәгендә корганнар. Өч  бала тәрбияләп үстергәннәр, өчесен дә белемле  иткәннәр,  мөстәкыйль  тормышка  аяк бассарга булышканнар. Хәзер  балалары һәм оныклары өчен шатланып яшиләр, алар белән горурланалар.
Солтан Фәйзрахманович һәм Роза Ирековна  утыз өч ел, бер-берсен  яратып, күз карашыннан ук аңлап яшиләр, икесе дә  гаиләнең тынычлыгын-иминлеген  саклауга, балаларын  һәм оныкларын  тәрбияләүгә  үзеннән  өлеш  кертә, һәм әлбәттә, берсе дә моны бүләк өмет итеп эшләми. 
-    Тигез парлы тормышның төп сере – бер – береңне хөрмәт итүдә, гашыйк булып өйләнешүдә һәм яратышып яшәүдә, - дип саный гаилә башлыгы Солтан Фәйзрахманович. – Парлы тормыш ул – һава торышы төсле. Кояш та яктыртырга, җил дә исәргә мөмкин. Әмма һәр нәрсәне дөрес итеп кабул итәргә кирәк. Бер –береңне аңлап, балалар, оныклар өчен яшәргә кирәк.
Солтан һәм Роза Әхмәтҗановларның имин, бәхетле тормышлары – яшь парлар өчен  матур үрнәк булсын иде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International