Юлияне дөнья беренчелеге көтә

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

30 июньнән 2 июльгә кадәр Иваново шәһәрендә 2000-2001 елгы үсмерләр арасында билбау көрәше буенча үткән Россия Беренчелегеннән Нурлатның яшь көрәшчеләре зур уңыш белән кайтты. Елаурдан Юлия Растоскуева анда Россия чемпионы исеменә лаек булды. Владислав Еремеев – өченче, ә Вилдан Сәетов бишенче урында. 
Россиянең 20ләп төбәгеннән 150ләп спортчы катнашкан  Беренчелектә исә тренер Расыйх Сәмигуллин кул астында Галимҗан Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең Чулпан һәм Елаурдагы филиалларында шөгыльләнүче Юлия Растоскуева, Вилдан Сәетов, Радик Бәхтияров, Владислав Еремеев һәм Егор Горшков катнашты. Алар  республиканың төрле районнарыннан җыелган сәләтле яшь көрәшечләр белән бергә Татарстанның җыелма командасы составында чыгыш ясадылар.  Бу хокукка исә Татарстан Беренчелегендә җиңүләре белән ирешкәннәр иде. Билгеле, Россия дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә чыгыш ясау – зур җаваплылык. Шуңа Нурлат көрәшчеләре аларга ныклап торып әзерләнделәр. Татарстан командасының ярышлар алдыннан  Нурлатта үткән  кыска вакытлы җыеннары да яхшы ук ярдәм булган, күрәсең, шуңа да яшь көрәшчеләр матур нәтиҗәләр күрсәтә алганнар. Тренер Расыйх Сәмигуллин барлык шәкертләре өчен горурлык кичерсә дә, Юлиянең Россия Беренчелегендәге җиңүен аеруча зур уңыш дип саный.  Чөнки районда кызлар арасында көрәш әле популярлашып кына килә, шөгыльләнүчеләр дә әлләни күп түгел. Һәм кыска вакыт эчендә шундый уңышка ирешер өчен даими шөгыльләнүләр, көч һәм осталык кирәк. 
– Юлиягә финалда Волгоградтан килгән көндәше белән очрашырга туры килде. Үлчәү авырлыгында аерма зур булса да, үҗәтлеге һәм җиңүгә омтылышы көчле булды һәм Юлия ышанычлы җиңү яулады, – ди ул. 
Юлиянең җиңүе – үзе укыган мәктәп, авылдашлары өчен генә түгел, район өчен дә зур уңыш һәм горурлык. Чөнки Нурлат тарихында көрәш белән шөгыльләнүче кызлар арасында Россия чемпионы исеменә лаек булган беренче спортчы бит ул. Ә алда аны Россия җыела командасы составында Ташкентта Дөнья Беренчелеге көтә. Һәм Юлиянең холкын белгәннәр кызның анда да сынатмаячагына ышаналар.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International