Идрис Кәримов Дзержинскига Нурлат солдатларын озатып кайтты

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

Районыбыздан бу язда армиягә алынган өч егет  Түбән Новгород өлкәсе Дзержинск шәһәрендәге хәрби частьта хезмәт итәләр. Июль ае башыннан егетләребез яшь солдат әзерлеге курсын уза башлаган инде. 
Шул көннәрдә ТРда кеше хокукларын яклау буенча уполномоченныйның Нурлат районындагы ярдәмчесе- омбудсмен Идрис Кәримов  Түбән Новгород өлкәсе Дзержинск шәһәрендәге хәрби частьтә булып кайтты. Бу – Идрис Кәримовның өч ел эчендә җиденче хәрби частька сәфәре булган икән. Моңа кадәр омбудсменга  Владивосток, Хабаровск һәм Екатеринбург өлкәләрендәге частьларга булырга туры килгән.
 Татарстан егетләренең частьта яшәү, хезмәт иү һәм көнкүреш шартларын өйрәнү максатыннан оештырылган визит барышында Идрис Кәримов булачак солдатларны да озата барган. Әлеге әлеге частьта хезмәт узачак  татарстанлылар  арасында үзебез район егетләре – Фома авылыннан  Рәнис Галиуллин, Ленар Нуртдинов һәм Айдар Садретдинов да булган.
Биредәге игътибар, тәртипне күргән омбудсмен тыныч күңел белән кайткан.
-Солдатларны ашханәдә гражданский пешекчеләр әзерләп ашаталар. Хәзер элеккеге кебек солдатлар төне буе бәрәңге әрчеми. Солдатлар кием-салым белән әйбәт тәэмин ителгән, ашау-эчү дә зур контрольдә, ди Идрис Кәримов. - Әти – әниләр  борчылмасыннар, улларыгыз туңмый, тамаклары да тук. “Дедовщина”дигән нәрсә дә ят, диделәр командирлар. Казармалары белән дә таныштым. Хәрби кием исе аңкып торган йокы бүлмәсендә ике катлы караватлар тезелеп киткән. Шунда ук ял почмагы, юыну бүлмәсе, кием-салым юу өчен автомат машина, душ кабиналары. Тагын бер бүлмә “бытовка” дип атала. Монда инде гимнастеркага ак яка тегү, сәдәф кадау, киемнәрне үтүкләү кебек егетләр өчен четереклерәк булган хезмәтләр башкарыла. Ашханәгә дә сугылдым. Бик матур иркен зал. Бер өстәл артында дүрт кеше утыра. Солдатларга  сайлап алырга шулпалы һәм икенче ашларның икешәр төрлесе тәкъдим ителә. Без хезмәт иткән замандагы әлюмин тәлинкәләр фарфорга алышынган. Чуен кәстрүл һәм чүмечләр дә  күренми хәзер солдат ашханәсендә. Мин солдатлар өстәленә дип Татарстан күчтәнәчен  дә биреп калдырдым. Солдатларга төшке аштан соң йоклап алырга бер сәгать  вакыт та (“тихий час”) бирелә. Моннан тыш, частьтагы техникаларның яңа булуына да сөенеп кайттым. Бер сүз белән әйткәндә,  барлык уңайлыклар барлыгын һәм барысы да әйбәт икәнлеген үз күзем белән күреп кайттым. Күпме генә егетләребезне сынасам да, берсе дә хезмәтеннән зарланмады, киресенә, канәгатьбез, диләр. Моның шулай икәнлеген,  часть командирлары да дәлилләп, якташларыбызны бары тик яхшы яктан гына телгә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International