5-7 июльдә республика территориясендә уртача һәм көчле яңгырлар көтелә. Бу Урта Идел буенда циклон барлыкка килүе белән бәйле. Урыны белән яшенле яңгыр, боз явуы, секундына 15-20 метрга кадәр кискен җил исүе фаразлана. Иртәгә секундына 21-26 метрга кадәр җил булуы ихтимал.