Бала хокуклары – игътибар үзәгендә

2017 елның 4 июле, сишәмбе

Бүген Нурлатта эш визиты белән ТРда Бала хокуклары буенча уполномоченный Гүзәл Удачина булып китте. Көн дәвамында ул балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе секретаре Илсөяр Гарифуллина белән берлектә эшлекле очрашулар үткәрергә, районда балигъ булмаганнар буенча эшнең барышын өйрәнергә өлгерде. 
Гүзәл Любисовнаның районга чираттагы визиты  Мәдәният сараенда гражданнарны кабул итүдән башланып китте. Кабул итүгә 6 кеше язылган иде. Аларны төрле характердагы сораулар борчый. Мәсәлән, шәһәрнең бер мәктәбеннән ата-аналар беренче сыйныфка барачак балаларын үз рөхсәтләреннән башка  татар сыйныфына кертергә мәҗбүр итүләреннән зарланалар. Икенче бер очракта үз гаиләсенә бала алган ханым төрле инстанцияләрдә хезмәт куючыларның мәсьәләгә бармак аша караулары нәтиҗәсендә документларын рәсмиләштерә алмавы борчый. Балалар омбудсмены һәр мөрәҗәгатьне җентекләп карап, хәл итү юлларын тәкъдим итте. Җентекле тикшерү, эшләү кирәк булганнарын ныклы контроленә алды. 
– Кабул итүгә нурлатлылар реаль, “тере” сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Шуңа кабул итү дә нәтиҗәле узды, – дип тәэсирләрен уртаклашты Гүзәл Любисовна кабул итүдән соң. 
Соңрак Гүзәл Удачина район башлыгы Равил Кузюров белән очрашты. Очрашу барышында сөйләшү бүгенге көндә районда балигъ булмаганар һәм аларның хокукларын яклау буенча вәзгыять турында барды, зуррак игътибар таләп итә торган мәсьәләләр ассызыкланды. Бу хакта район Советында “түгәрәк өстәл” артында тиешле службалар вәкилләре катнашында узган сөйләшүдә дә җентекле  әңгәмә корылды. 
Татарстанда Бала хокуклары буенча уполномоченныйның районга килүенең тагы бер максаты балигъ булмаганнарның җәйге ялын оештыру белән танышу иде. Шул максаттан ул “Заречный” лагеренда булып, биредә балаларның ял итү һәм яшәү шартлары, туклануның оештырылуы белән танышты. Соңрак районның Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясе утырышында да бу мәсьәлә төп темаларның берсе буларак каралды. Район башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллинның чыгышынан күренгәнчә, районда җәйге ял балаларның төрле категориясен колачлый. Бу чорда ятимнәр, тәрбиягә алынган, катлаулы тормыш хәлендә калган, авыр үсмерләргә игътибар аеруча зур. Балалар “Чияле Алан”, “Нурсан”, “Заречный” да, “Ратный сбор”, “Патриот” палаткалы лагерьларенда ял итәләр, мәктәп яны, ял һәм хезмәт лагерьлары оештырылган. Киңәйтелгән утырышта шулай ук мәгълүмат системасында гаиләләр блеән профилактика эше алып бару, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрне исәпкә алу һәм аларга мониторинг ясау мәсьәләсе дә каралды. Бу уңайдан “Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Регина Романова чыгыш ясады. Конструктив сөйләшү барышында район комисссиясе әгъзалары республика ведомстволары вәкилләреннән төрле юнәлешләрлдә эшне активлаштыру буенча кайбер киңәшләр дә алдылар. 
– Районда балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау буенча күп нәрсә эшләнә. Бүген аларның һәркайсына тукталу мөмкин түгел. Безнең бурыч – проблемалы участокларны ачыклау һәм сезнең игътибарыгызны шуларга юнәлтү. Ә сезнең  бурыч – безнең тәкъдим һәм теләкләрне кабул итеп, районда бала хокукларын яклау буенча эшне тагы да  камилләштерү, – дип визитына нәтиҗә ясады Гүзәл Удачина. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International