Бүген Роспотребнадзорның Нурлаттагы территориаль бүлегендә дүрт районның үзәк хастаханәләре җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары катнашында эшче киңәшмә узды. Биредә республикада йогышлы авыруларга карата санитар-эпидемиягә каршы һәм профилактикалау чараларын оештыру һәм үткәрү буенча 2017 елга эшчәнлекнең төп юнәлешләре каралды.