Журналист булырга өйрәнделәр

2017 елның 3 июле, дүшәмбе

Узган атнада үткән    “Алтын каләм”  республика балалар,  үсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивалендә Фома мәктәбе укучылары Аяз Әһлиуллин белән Алия Гафурова катнашуы турында хәбәр иткән идек инде. Һәм менә сөенчеле хәбәр – Аяз Әһлиуллин фестивальдән “Татарстан – телләрне саклау һәм  үстерү территориясе” номинациясе буенча җиңү яулап кайтты. Бу җиңүгә ул  Татарстан Республикасында дәүләт һәм башка телләрне өйрәнү һәм үстерү буенча эшчәнлек турындагы иң яхшы журналистлык эше өчен лаек булган. 
Фестивальдә Гран-при өчен көч сынашкан  126 укучы арасында ике нурлатлы булуы зур горурлык. Шөкер, яшь хәбәрчеләребез фестивальдә дә сынатмаганнар. Программа буенча тәкъдим ителгән барлык чараларда актив катнашканнар. Һәм безнең белән дә тәэсирләрен бик теләп уртаклаштылар. 
–    Быелгы“Алтын каләм” мине актив булырга өйрәтте. Чонки тик утырсаң  дөньяда үз урыныңны табуы кыен булачак. Журналист һәр тема буенча фикерли, нинди генә хәлләрдән дә чыгу юлын таба белергә, кыю булырга тиеш.  Оригинальлек,  зирәк фикер йөртә белү, оперативлык  дә  кирәкле сыйфатларның берсе, – дия Аяз. 
–    “Алтын каләм” фестивале мине үз-үземә  ышанырга өйрәтте. Үз алдыңа максат куймыйча гына, бер эшнең дә  килеп чыкмавын аңладым, – ди Алия. –  Журналист булыр өчен идеяләр тулып торырга тиеш. Әмма нигәдер “Алтын каләм “ вакытында “илһам”дигән төшенчә миннән әйләнеп узган чаклары да булды. Каләмчеләр барысы да диярлек ноутбуккка текәлгән –  язалар, ә мин нишләргә белмим, барлык көн үзәгендә диярлек темаларны алып бетерәләр дә, мин буш калам. Димәк, “Алтын каләм” соңга калмаска, һәрчак яңалык артыннан барырга өнди. “Алтын каләм”фестиваленең бөтен Рәсәйдә билгеле икәнен белсәм дә, үз күзләрең белән карап кайтуга җитми икән! 
Фестивальдә быел инде өченче тапкыр катнашып кайткан Аязның инде фестивальдә катнашырга теләге булган яшьтәшләренә бирер киңәшләре дә бар. 
–    Фестивальдә  оялчаннарга, йокы чүлмәкләренә урын юк, дип төгәл әйтә алам. “Алтын каләм”гә барасыз икән, йокыгызны туйдырып барыгыз. Сезгә анда йокларга вакыт булмаячак.  Чөнки фестивальдә расписание тыгыз, син бер кон эчендә күпме спикерлар белэн очрашасың, үзеңә күпме  яңа мәгълүмат, белем туплыйсың. Кыска гына вакыт эчендә дуслар табарга, мәкаләләр язарга, спикерлар әйткәннәрне истә калдырырга, чараларда катнашырга,  чын мәгънәсендә эшләргә өлгерергә тиешсең, – ди ул. 
Укучыларының чираттагы уңышына Фома мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлүсә Әһлиуллина да шат.  “Милләт сакчысы – тел, тел сакчысы – авыл, авыл сакчысы – итагать”,  диләр. Без – авыл укытучылары, дәресләрдә балаларны иҗади фикерләргә, үз телләрендә уйларга һәм язарга, бер сүз белән әйткәндә, тел сакчысы булырга өйрәтәбез. Һәм мондый бәйгеләр аларның осталыкларын арттырырга, уйлый белергә, аралашырга, телне яратырга өйрәтә. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International