Сабантуйның иң мавыктыргыч һәм дулкынландыргыч мизгелләре ипподромда атлар чабышларыннан башланып киткәндер, мөгаен. Быел ат спорты ярышларында үткән еллардагыдан артыграк – 70ләп аргамак һәм юртак катнашты, араларында быел әле Нурлаттагы чабышларда беренче генә катнашучылары да юк түгел. Бу исә җайдаклар арасында көрәш дәртен арттырса, тамашачыларга күңелле тамаша һәм матур сюрпризлар бүләк итте, көчле алкышлар, хуплаулар белән алар һәр заездда катнашучыларны сәламләделәр. Гомумән, Сабантуйга нәкъ менә ат чабышларын сагынып, алар өчен җан атарга дип килүчеләр дә юк түгел. Мәсәлән, 85 яшьлек нурлатлы Наил абый Хәйретдинов ярышларның башыннан азагына кадәр һәр заездны игътибар белән карап утырды.
– Сабантуйга атлар карарга дип махсус киләм, бер дә калдырганым юк, – ди ул. – Хәтта 1951-56нчы елларда диңгез флотында хезмәт иткәндә дә командирлардан рөхсәт алып, ялымны нәкъ менә милли бәйрәмебезгә туры китереп ала, Сабантуйга барып атлар карый торган идем. Нурлатта 1959нчы елдан бирле яшим, бүген инде чабышлар ул вакытлардагыдан үзгәрәк булып үтсә дә, атларга карап һәрчак күңел сөенә. Аннан, бик матур оештыралар, сөендерерлек мизгелләр күп булды.
Бу вакытта исә йөгерү юлында җитди көрәш барды. Быел аргамаклар арасында 4, юртаклар арасында 5 старт бирелде, бер-бер артлы алар арасыннан җиңүчеләр билгеле булды. 2 яшьлек чиста токымлы аргамаклар арасында, мәсәлән, Шамил Яһудинның Ричмонд ХИЛы (җайдагы Андрей Иванов) җиңү яулады. Шул ук хуҗалыкның шулай ук Андрей Иванов иярләгән Голден Каскады исә 3 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк чиста токымлы чабышкылар арасында беренче булып килеп, Нурлат районы һәм шәһәре Советы призына лаек булды. Ярымтокымлы чабышкылар арасында “Аксу-Агро”ның Каринасына (Михаил Охотников) тиңнәр булмады, ул “Сөләйманов Ә.И” КФХсы призын отты. Ә менә җирле токымлы атлар арасында үткәрелә торган традицион дистанциядә “Авыл егетләре” призын “Сөләйманов Ә.И” КФХсының Флорасы (Сергей Еремеев) яулады.
2 яшьлек чаптарлар арасында беренче булып “Сөләйманов Ә.И” КФХсыннан Логика (Валерий Маркелов), ә 3 яшьлек чаптарлар арасында “Нурлат ат заводы”ннан Мистер Дейтройт (Петр Сидоров) килеп, Социалистик Хезмәт Герое Валентин Ефимов призын алды. Өлкән яшьтәге чаптарлар арасында Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре призын исә “Сөләйманов Ә.И” КФХсыннан Принц Че (Анна Гуманенко), 4-5 яшьлекләр арасында “Аксу-Агро”дан Командор (Денис Бурть) отты. Өлкән яшьтәге чаптарлар арасында үткән тагы бер – ярышларның соңгы заездында “АгроИнвест”ның Перекрестогы (Александр Питимиров) берәүгә дә беренчелекне бирмәде.
Ярышлар тәмамлану белән җайдакларны мактау пьедесталы көтә иде. Ярышларның баш хөкемдары, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин барлык җиңүчеләргә дә акчалата бүләкләр тапшырды, ә атларга Нурлат Сабантуе символикасы төшерелгән купшы япмалар ябылды.