Инде чәчләренә чал төшкән, ярты гасыр гомер холык-фигыльләрен дә үзгәрткән, хезмәт юлы узганнар, гаилә корганнар, бүген инде кайберләренең оныклары гына түгел, оныкчыклары да бар... Әмма туган Яңа Әлмәт мәктәбенә кайткач барысы да ул чагындагы япь-яшь малай һәм кызларга әйләнделәр дә куйдылар. Әйтерсең лә, чыгарылыш кичәсе кичә генә узган, күзләрендәге очкыннар да шундый ук, бер-берсе белән күрешкәндә исә яшьлек шуклыгы, шаяруларга да, җитди сөйләшүләргә дә урын табылды.
– 50 ел узмагандыр ул, ялгышасыздыр.
– Чәчеңне нишләп акка буядың?
– Люба кайтыр микән?
Сыйныфташлар әнә шундый сүзләр белән кочаклашып күрештеләр, күзләрендә яшь тамчылары да ялтырады. Ярты гасыр гомер, бер караганда, бик озын да кебек, шул ук вакытта эш-мәшәкатьләр, борчу-шатлыклар белән сизелми дә үтеп киткән икән бит. Һәм ихтыярсыздан хатирәләре ваемсыз яшьлек елларына алып китте.
...Мәктәпнең 10нчы Б сыйныфын 1967нче елда 28әү тәмамлап чыккан булганнар, мәктәптә татулыклары, активлыклары белән аерылып торганнар. Тормыш җилләре исә төрлесен-төрле якка ташлаган, менә 50 еллык очрашуга кемдер Санкт-Петербургтан, кайсысы Омскидан кайтып төшкән, Зәй, Түбән Кама, Яр Чаллыда, шул ук вакытта туган авылларында да төпләнеп яшүчеләр дә бар... Әйтүләренчә, мәктәпнең бөтен тирә-яклардан мең ярымышар бала укыган, гөр килеп эшләп яткан чаклары булган ул. Параллель классларның саны А дан Д хәрефенә кадәр җиткән, өчәр смена оештырылган. Күрәсең, укырга дигән теләкләре көчле булган, ерак аралардан җәяүләп йөрсәләр, кысан, суык кабинетларда укысалар да, тормышта үз юлларын тапканнар.
– Нариманнан Әлмәткә 10 километр. Дәрескә өлгерер өчен иртәнге 5тән чыгып китәргә туры килә иде. Ул чагында Әлмәттә яшәп, мәктәпкә 5-10 минутта килеп җитә торган сыйныфташларыма ничек кызыгып караганымны белсәгез, – дип балачак елларына кайта Рифкать Фәрдиев. – Ә икенче сменада укыганда мәктәп янәшәсендәге интернатта кунарга мәҗбүр итәләр. Мин тәрбиячеләр күз алдында кереп чишенгән булам да, алар китү белән тәрәзәдән чыгып кача һәм авылга кайтып китә идем.
Ул чагында әнә шундый “батырлыкларга” барган малай бүген инде – дәрәҗәле шәхес. Озак еллар Зәй шәһәрендә яшәп, районда төрле җаваплы вазифаларны башкарган, озак еллар Зәй икмәк пешерү предприятиесе белән җитәкчелек иткән. Әмма бернинди дәрәҗә һәм макталулар да аның туган авылы һәм туган мәктәбенә булган мәхәббәтен сүндерә алмаган. Туган авылы Нариманда ел саен Авыл көннәре оештыра, сыйныфташлар очрашуларының да инициаторы һәм төп иганәчесе ул. Классташлар шулай ук аның башлангычында 30, 40 еллык очрашуларын да яхшы хәтерлиләр әле. Быелгысы да алдагыларыннан ким булмады, очрашуның мәктәптә үткән тантаналы өлешеннән соң авылның Сабантуй болынына төшеп, табигать кочагында мул өстәлләр артында ял иттеләр, Зәй шәһәреннән махсус чакырылган артистларның җырларын тыңлап хозурландылар, рәхәтләнеп аралаштылар.
– Мәктәбебез дә, укытучыларыбыз да бик көчле иде безнең. Үземә мәктәпне тәмамлагач, укытучы һөнәре алып, хезмәт юлымны туган мәктәбемдә үз укытучыларым янәшәсендә башларга туры килде, – ди сыйныфташларның тагы берсе, очрашуның оештыру эшләрен кайгырткан Гөлнур Гафиятуллина.
Туган мәктәбендә алган белем һәм беренче тәҗрибә исә гомер буенча җиткән. 49 еллык хезмәт стажына ия, бүгенге көндә дә Түбән Кама мәктәпләренең берсендә директор булып эшли. Азат Гайфуллин да 20 ел туган мәктәбендә хәрби хезмәт нигезләре укыткан. Ә менә бүгенге көндә Санкт Петербургта яшәүче Рушания Сафина табиб һөнәрен сайлаган, хезмәт стажы 50 елга якын, бүгенге көндә дә хәрби госпитальдә кешеләрнең гомерләре сагында тора... Кемдер гомер буена тәрбияче, кайсыдар сатучы булып хезмәт куйган... Сыйныфташларны барлаганда күбесенең инде араларында булмавына да күңелләре көенде, аларны җылы сүз белән искә алдылар, очрашуга килә алган укытучылары Фәүзия Ислам кызы Гатина белән истәлекләрен барладылар, мәктәпкә дигән бүләкләрен тапшырдылар... Ә иң мөһиме – чираттагы очрашуларында бер көнгә генә булса да самими һәм хатирәләргә бай балачакларына әйләнеп кайттылар. Һәм аерылы шканда 10 елдан соң тагы очрашырга сүз куештылар. Бер күрешү – үзе бер гомер бит.