Иң яхшыларны бүләкләделәр

2017 елның 30 июне, җомга

Узган җомгада районның медицина хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.
Тантанада катнашучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова тәбрикләде.
– Сезнең һөнәрегездә сәләт һәм үз эшеңә чын күңелдән бирелгәнлек кирәк. Сез үзегезне хезмәткә багышлыйсыз, яхшы сүз белән дә дәвалый беләсез, – дип билгеләп үтте ул, һәм аларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре белдерде.
Коллегаларына котлау сүзләрен район хастаханәсенең баш табибы Айдар Сәгъдиев та җиткерде. Ул аларга һөнәри уңышлар һәм гаилә иминлеге теләде. “Үзара килешеп эшлик, командада барысы да хәлебездән киләчәк”, – дип нәтиҗә ясады ул.
Медицина өлкәсендә иң яхшылар бу көнне район башлыгының, республиканың Сәламәтлекне саклау министрлыгы һәм район үзәк хастаханәсе профсоюз комитетының грамоталары белән билгеләп үтелде.Чараның рәсми өлеше концерт программасы белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International