Нурлатлыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә

2017 елның 30 июне, җомга

Бүген, 30 июньдә, “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үтә. Иртәнге 8.00дән гражданнарны нотариус Гөлнара Мубаракшина кабул итә башлады. Көн дәвамында 16.00гә кадәр нурлатлылар үзләрен кызыксындырган сораулар буенча адвокат, суд приставына, прокуратура хезмәткәренә мөрәҗәгать итә алачаклар.
Кабул итүгә язылган гражданнарның сораулары төрле. Кемдер мирасны рәсмиләштерү, арест салынган исәп-хисап счетлары буенча консультация алырга тели, икенчеләрен алиментлар түләү, кредит кооперативына салып, югалган акчаларын кире кайтару мәсьәләләре борчый. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International