Нурлат бердәмросслары депутатлыкка кандидатларны праймеризда сайлыйлар

2017 елның 27 июне, сишәмбе

Бүген районда сентябрьдә узачак сайлауларда “Бердәм Россия” партиясеннән Нурлат муниципаль берәмлеге вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатлар итеп тәкъдим итү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүләр үтә. Алдан тавыш бирүләр Әхмәт авыл җирлегенең – ике, Гәйтән, Киекле авыл җирлекләре һәм Нурлат шәһәренең берәр округында үтә. Алдан тавыш бирүләр Әхмәт авыл җирлегенең  Чишмә авылы 2нче Кооператив округыннан башланып китте. Биредә “Бердәм Россия” партиясеннән кандидатлыкка ике катнашучы – “Татнефтедор” җәмгыятенең НУАД җитәкчесе Рәфис Сафиуллин һәм Әхмәт авыл җирлеге башкарма комитеты белгече Гөлкәй Җәлалова тәкъдим ителгән. Сайлаучыларны алар белән “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе сәяси советы әгъзасы Флюра Ногманова таныштырды. Соңрак сайлаучылар билгеләнгән формадагы бюллетеньнәр алып, ике кандидатның берсе өчен яшерен тавыш бирделәр. 
Билгеле булганча, “Бердәм Россия”  – бүгенге көндә депутатлыкка кандидатларны праймеризларда сайлауны оештыручы бердәнбер  партия. Бу әлеге мөһим постка бары тик халыкның ышанычын яулаган лаеклы кешеләр генә килсен өчен эшләнә. Бүгенге көндә 6 авылны берләштерүче Әхмәт авыл җирлеге өчен дә актив һәм эшлекле депутатларның сайлануы мөһим. 
– Партия алдан тавыш бирүләргә бары лаеклы кандидатларны гына тәкъдим иткәндер дип ышанасы килә. Һәм сайлаучылар да дөрес сайлау ясарлар дип уйлыйбыз, – ди авыл җирлеге башлыгы Рәмис Шәйхетдинов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International