Нурлатка эшче визиты кысаларында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры килеп китте

2017 елның 20 июне, сишәмбе

Бүген Нурлатка эшче визиты кысаларында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау  министры Эльмира Зарипова килеп китте. Эшче сәфәрнең төп максаты – гражданнарны кабул итү үткәрү һәм социаль объектларның эшчәнлеге белән танышу иде. 

Министрның Нурлатка визиты район башлыгы Равил Кузюров белән очрашудан башланды. Соңрак Эльмира Әмировна Мәдәният сараенда гражданнарны кабул итү үткәрде. Кабул итүгә 3 граждан килгән иде. Нурлатлылар министрга “Хезмәт ветераны” исеме алу, эштән кыскартылганнан соң вакытыннан алда пенсиягә чыга алу мөмкинлеге турындагы һәм башка сораулары белән мөрәҗәгать иттеләр. Эльмира Зарипова аларны игътибар белән тыңлап, мөрәҗәгатьләре буенча урында ук җентекле аңлатма бирде. 
Соңрак министр районның социаль яклау объектларын карап чыкты. Күптән түгел халыкны яңа бинада кабул итә башлаган социаль яклау бүлеге, мәшгульлек үзәгендә булганнан соң, Равил Кузюров озатуында Нурлат шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булып, биредә яшәүчеләр белән аралашты. Бүгенге көндә Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында 125 кеше яши. Аларның яшәү шартларын яхшырту максатыннан, берничә ел рәттән биредә капиталь ремонт эшләре бара. Быел да биредә шактый эшләр башкарырга өлгерделәр. Тулысы белән идәннәр алмаштырылды, актлар залы яңартылды, 36 ишек, 43 тәрәзә яңага алмаштырылды һәм башка эшләр башкарылды. Эльмира Зарипова өлкәннәрнең яшәү бүлмәләрендә, ял итү почмакларында булды, капиталь ремонт кысаларында башкарылган эшләренең үтәлешен карады, биредә яшәүчеләрнең фикерләрен белеште. Картлар һәм инвалидлар йортының ишегалды һәм бакча территориясе исә министрда аеруча матур тәэсирләр калдырды. Аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утырган албакчада өлкәннәргә ял итү өчен менә дигән уңайлыклар тудырылыган: уңайлы беседка бар, территорияне төрле фигуралар бизи... Интернат-йортның гаять зур мәйданлы җиләк-җимеш, яшелчә бакчасында теплицалар, челтәрле беседкалар, тормыш сукмагы урын алган. 
–    Республиканың башка интернат-йортларыннан аермалы буларак, Нурлатта менә шундый теплицалары, үз хуҗалыклары бар. Шунысы сөенечле: бакчаны, теплицаны карап торуда биредә яшәүче өлкәннәр үзләре дә катнаша. Күрәсең, аларның күбесе авыл җиреннән һәм бакча эшләре белән шөгыльләнү аларга рәхәтлек бирә һәм бу алар өчен тормыш нормасы, –  дип очрашу азагында тәэсирләрен уртаклашты Эльмира Әмировна. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International