“Факел” ТР Беренчелегенең икенче лигасы кысаларындагы уеннарын дәвам итә. Узган атна азагында Лениногорск шәһәрендә үткән уеннарда Нурлат футболчылары лениногорскийлыларны 2:1, Яшел Үзәннең “Васильево” командасын 5:0 исәбе белән җиңеп, турнир таблицасының 1нче баскычына күтәрелделәр. Нурлат футболчылары Роберт Гомәров – 4, Руслан Сафин һәм Инсаф Вәлитов 2шәр гол белән әлегә беренчелекнең иң яхшы ун снайперы арасында бара. Команданың уңышына тагы Айназ Гайнуллин, Дмитрий Алексеев та берәр гол белән өлеш керткән. Киләсе атнада “Факел” чираттагы очрашуларын Җәлилдә үткәрәчәк һәм шуның белән беренче әйләнеш уеннарын тәмамлаячак. Икенче әйләнеш уеннары август аеннан старт ала.