Иске Әлмәт авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен Рамазан аенда ифтар мәҗлесе оештырылган

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

Узган җомгада Иске һәм Яңа  Әлмәт авыл җирлегендә яшәүче 100дән артыграк кеше  мәктәп бинасында оештырылган зур ифтарга чакыру алган, шуларның 50дән артыграгы мәҗлескә килеп, вәгазь, догалар тыңлаган, сый-нигъмәтләрдән авыз иткән. Авыллар халкы өчен өчен мондый чараны бүгенге көндә Түбән Камада яшәүче авылдашлары Рәшит Гыйззәтов оештырган. Ифтарда авылның имам-хатыйбы Галимҗан Хамматов Рамазан ае, бу айда игелекләр кылуның савабы турында  вәгазьләр сөйләгән, мәҗлескә килүчеләр илгә-көнгә тынычлык теләп дога кылганнар, рәхәтләнеп аралашканнар һәм мәҗлесне оештыручы киң күңелле авылдашларына рәхмәт укыганнар. Ә Рәшит Гыйззәтовның Рамазан аенда авылга кайтып ифтар мәҗлесе һәм соңрак Корбан ашы уздыруы инде күркәм гадәткә әверелгән. “Моннан берничә ел элек аның ярдәме белән авыл мәчетендә зур ремонт эшләре башкарылды, бәйрәмнәр оештыруга һәм башка игелекле гамәлләрдә булышырга да җай таба. Рәшит Гыйззәтов кебек киң күңелле авылдашларыбызның булуына сөенеп туя алмыйбыз. Еллар үткәч тә туган авылларын онытмыйча, ярдәм итәргә тырышулары безгә дә яңа көч өсти ”, – ди авыл җирлеге башлыгы Равил Хисамов.
Ифтар ашын уздыруда исә авыл җирлеге башкарма комитеты һәм җирле мәктәп коллективы да зур ярдәм күрсәткән. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International