Шул көннәрдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Эш башлаучы фермерларга ярдәм” программасы буенча конкурска нәтиҗәләр ясалды. Конкурста Грантлар откан 35 хуҗалык арасында Сельцо Колбай Морасадан яшь фермер Әнвәрҗан Мостафаевның крестьян-фермер хуҗалыгы да бар. Яшь фермер дәүләт ярдәмен 30 башка исәпләнгән терлекчелек бинасы төзүгә һәм терлекләр сатып алуга тотарга җыена. Быел исә әлеге программа буенча конкурста 57 крестьян-фермерлык хуҗалыгы катнашкан.
Моңа кадәр нәтиҗәләр ясалган тагы бер – “ТРда 2017-2020 елларга крестьян-фермерлык хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” дәүләт программасы буенча җиңүчеләр арасында да нурлатлылар бар иде. Красномайнский поселогыннан Надежда Кириллова әлеге средстволарны 50 башка исәпләнгән гаилә фермасын киңәйтүгә юнәлтмәкче.
Колбай Мораса авыл җирлегендә яшәүче яшь фермер Грант откан