Азык әзерләү техникасы стартта

2017 елның 6 июне, сишәмбе

Бүген район хуҗалыкларында азык әзерләү техникасының әзерлеген республика смотр-конкурсы кысаларында тикшерделәр. Составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Илнур Сафин, “Селекция казанышларын сынау һәм саклау буенча дәүләт комиссиясе” ФДБУның ТР буенча филиалы җитәкчесе Виталий Новичков, районның авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин, идарә белгечләре һәм Гостехнадзор вәкилләре булган комиссия районның 6 хуҗалыгында булып, азык әзерләү техникасының әзерлеген бәяләде. Нәтиҗәдә, иң зур баллны “Сөләйманов Ә.И.” КФХсы җыйды, икенче урында – “Южная” АФ, өченчедә – “Нурлат-Агро” җәмгыятьләре. Комиссия район хуҗалыкларының әзерлегенә тулаем уңай бәя биргән. Район буенча исә 17 комбайн, 10 үзйөрешле, 11 тагылма чапкыч, 47 пресс-җыйгыч һәм башка техника бүгеннән кырга  чыгарга әзер.   
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International