Фома мәктәбе укучылары Аяз Әһлиуллин Аяз һәм Алия Гафурова республика күләмендә оештырылган “Үз юлым – Своя строка” иҗади конкурс-лабораториясендә катнашып, танылган язучылар Айгөл Әхмәтгалиева һәм Халисә Ширмән остаханәләрен уңышлы тәмамлаулары турындагы сертификатка ия булдылар. Шул көннәрдә “Татмедиа” мәгълүмат агентлыгында конкурс-лабораториягә нәтиҗәләр ясалды, укучылар укытучылары Гөлүсә Әһлиуллина белән бергәләшеп йомгаклау чарасында катнаштылар. “Калеб” яшьләр җыены, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм “Ялкын” журналы тарафыннан оештырылган иҗади конкурс-лаборатория апрель башында старт алган иде. Каләм тибрәтүче яшьләр белән ай дәвамында танылган язучылар Нәбирә Гыйматдинова, Айгөл Әхмәтгалиева, Халисә Ширмән, Альбина Гомәрова җитәкчелегендә дүрт төркемгә бүленеп, проза әсәре язу серләрен өйрәнде, скайп, телефон аша остазлары белән аралашып тордылар һәм һәркайсы хикәя язып тапшырды. Бәйгегә утыз өч гариза килгән булган, утызы, шул исәптән Фома мәктәбе укучылары да конкурсның азагына кадәр килеп җитә алган. . Укучылар әтйүенчә, конкурста катнашып, алар үзләре өчен бик бай тәҗрибә туплаганнар. Бәйрәмдә исә остазлары яшь язучыларының уңышлары турында сөйләп, киңәшләрен биргән, бүләкләр тапшырган.