Кариев янә бергә җыйды

2017 елның 14 мае, якшәмбе

Узган шимбәдә  дөньяга татар театрына нигез салучыларның берсе, киңкырлы талант иясе, артист һәм режиссер Габдулла Кариевны биргән   Колбай Мораса авылында традицион театр бәйрәме үтте. Күпсанлы кунаклар һәм  авыл халкы катнашында быел да күркәм чара булып узды ул. 
Габдулла Кариевның тууына быел 131 ел. Кыска гына – нибары 33 ел гомере эчендә үзе турында якты исем, матур эз салып калдыра алган якташыбызны хөрмәтләү чараларын зурлап үткәрү, шөкер, традициягә әверелде. 8 май – Кариевның туган көне көнендә аның Яңа татар зиратындагы кабере янында искә алу чарасы үткән иде. Һәм менә узган шимбәдә Казандагы Нурлат якташлар  җәмгыяте җитәкчесе, үзе дә күрше Көрнәле Әмзә авылында туып-үскән, Бөтендөнья Татар Конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе  Фәрит Мифтахов бер төркем кунакларны ияртеп Колбай Морасага кайтып төште. Әлбәттә инде, кунаклар арасында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь  тамашачы театры артистлары, аның директоры Мансур Ярмиев та бар. Традиция буенча, кунаклар башта Габулла Кариев музеена экскурсия кылдылар, биредә музей җитәкчесе Люзия Вәлиуллина аларга Габдулла Кариевның тормыш һәм иҗаты турындагы хатирәләрне саклаучы кадерле экспонатлар белән таныштырды, үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләде. 
Шөкер, бүгенге көндә бар гомерен театр сәнгатенә багышлаган Габдулла Кариевның тормыш һәм иҗат юлы буенча материаллар шактый. “Җыен” хәйрия фонды “Шәхесләребез” сериясеннән Габулла Кариевка багышлап моннан берничә ел элек чыгарган китап та якташыбызның биографиясеннән шактый кызыклы мәгълүматлар белән баетылган. Быелгы чарага әлеге фондның директоры Фуат Рафиков үз дә килгән һәм бүләккә дип әлеге басмаларны алып килгән иде. 
– Безнең фонд шул сериядән 50дән артыграк  китап чыгарырга өлгерде инде. Шәхесләребезнең тормыш һәм иҗат юлын барлауда искиткеч зур эш бу. Россиянең 80нән артык субъектының берсендә дә мондый эш алып барылмый, – ди ул. – Әлеге материаллар хәйриячелек ярдәме белән китаплар итеп бастырыла. Кариевка китаплар хәйриячелек ярдәме белән дөнья күрә. Кариевка багышланган китапны чыгаруның матди чыыгмнарын Фәрит Мифтахов күтәрде. 
Быел Колбай Морасага килгән кунаклар арасында тарих фәннәре докторы, профессор Наил Таиров та бар. Тарихчыны күбрәк Акчуриннар нәселе тарихы кызыксындырса да, Кариевның тормыш юлы белән бәйле фактлар да игътибарыннан читтә калмый. 
–    Габдулла Кариев танылган сәүдәгәр Бәхтиевларның йортында аларның асраулары кулында үлгән булуы тарихи фактлар белән расланган. Әмма бүгенге көнгә кадәр аның кем булуы, язмышы билгесез булып кала бирә. Мин аны эзләтеп карадым, әмма әлегә файдасыз. Бәлки Нурлатта, Кариевның якташлары арасында бу хакта ни дә булса ишеткән яки белүче кешеләр бардыр. Хәбәр бирсеннәр иде, – ди ул. 
Ә Габдулла Кариевның олы шәхес булуы, аның татар профессиональ театрын булдыруга керткән зур өлеше турындагы сөйләшү авылның мәдәният йортында дәвам итте. Район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова  Габдулла Кариев театры төркеменә рәхмәт белдереп, мондый бәйрәмнәрнең дәвамлы булуларын теләде. Театр директоры Мансур Ярмиев үзләренең  Кариев исемен йөртүләре белән горурлануларын әйтте. Ә Фәрит Мифтахов театрның яшь  артистларына бүләкләр тапшырды. Театр артистлары үзләре дә бүләксез килмәгән – тамашачыларга Рәдиф Сәгъдинең “Гашыйклар утравы” дигән спектаклен күрсәтте. Тамашаны исә Колбай Морасалылар гына түгел, тирә-күрше авыллар халкы да, кунаклар да рәхәтләнеп тамаша кылды. 
–  Габдулла Кариев белән аның туган ягында бик горурланулары, аның истәлекләрен кадерләп саклаулары күренеп тора. Алга таба да Кариев кебек шәхесләребезнең мирасын барлап, өйрәнеп, саклап кала алсак иде. Шөкер, милләтебездә Кариев кебек  горурланырлык кешеләребез бар һәм мондый чаралар аларга карата хөрмәтебез һәм ихтирамыбыз билгесе, – ди Бөтендөнья Татар Конгрессы рәисе киңәшчесе Миләүшә Гомәрова. 
Ә кунаклар Кариевның туган авылына нәкъ бер елдан  май аенда килергә вәгъдә бирделәр. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International