Прокуратура хезмәткәрләре спортта да сынатмый

2017 елның 13 мае, шимбә

Узган шимбәдә Нурлатта Татарстан Республикасы прокуратура хезмәткәрләренең IV спартакиадасының финал ярышлары узды. Чарада республиканың барык районнары һәм шәһәрләре прокуратуралары хезмәткәрләре - җәмгысе 200гә якын кеше катнашты. Ярышлар биш команда арасында узды. Анда республиканың барлык прокуратуралары хезмәткәрләре волейбол, футбол, өстәл теннисы, шахмат, гер күтәрү, бадминтон, йөзү, йөгерү буенча спорт ярышларында көч сынашты. 
Бәйгенең тантаналы өлешендә район башлыгы Равил Кузюров  үзенең тәбрикләү сүзләрен ирештерде, спортчыларга уңышлар теләде.
-    Мондый мөһим чараны Нурлатта үткәрү  безнең өчен дәрәҗә, - диде район башлыгы. – Прокуратура хезмәткәрләренең шундый матур үз традияләре булуна шатбыз. 
Барысы да 2012 елда беренче ведомство спартакиадасыннан башлана. Ул вакытта Әлмәт шәһәрендә узган чарада Татарсәанның барлык район һәм шәһәр прокуратуралары җыелма командалары катнаша. Алга таба спартакиада Байлар Сабасы, Яшел Үзән, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләрендә уза. 
Чарада катнашкан һәм коллегаларын сәламләгән республика прокуроры Илдус Нәфыйков спорта яхшы нәтиҗәләр күрсәткән хезмәткәрләр, төп эштә дә сынатмауларын җиткерде. “Нурлатнефть» НГДУсы начальнигы Илгиз Салихов та республиканың барлык прокуратуралары хезмәткәрләренә уңышлар теләде.
Ярышлар дүрт мәйданчыкта узды. Спартакиададаның финал этабына җиңел атлетика ярышлары старт бирде. Чара аэропот территориясендә узды. Бадминтон һәм футбол шәһәрнең 2нче мәктәбе һәм гимназия мәйданчыкларында узса, калган төрләр буенча ярышлар Марат Хуҗин исемендәге “Нурлатнефть» НГДУсы спорткомлексында барды. 
-    Эш сәгатьләре вакытында кабинетта да еш утырыр¬га туры килә. Сәламәтлек өчен хәрәкәт кирәк, шуңа да, вакыт табып, спорткомплекста шөгыльләнәбез, бассейнга йөрибез. Спортның күңелеңә ошаган төре белән шөгыльләнү өчен районда барлык шартлар да тудырылган, - ди шәһәр прокуроры Рамил Гарифуллин. - Республика прокуратурасында шулай куелган: барлык прокуратура хезмәткәрләре дә елга ике тапкыр – яз һәм кыш айларында ГТО нормативлары тапшыра. Безнең хезмәткәрләр өчен үткәрелүче спартакиа¬даның зона, республика турларында да даими катнашабыз. Мисал өчен быелгы спартакиаданың зона турыннан безнең коллекттив 5 урын яулап кайтты. Әлеге спартакиадалар коллективтагы хезмәткәрләрнең спортта нигә сәләтле булуын ачык-ларга мөмкинлек бирә. 
Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча спартакиадада “Төньяк – Көнчыгыш», “Башкала» һәм «Үзәк» командалары  беренче урынны яуладылар.  Җиңүчеләргә грамоталар, медальләр һәм кубоклар тапшырылды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International