Бүген “Бердәм Россия” партиясе Нурлат җирле бүлекчәсе сәяси советы әгъзалары һәм башкарма комитеты белгечләре “Балалар илне рәсемгә төшерә” республика конкурсына шәһәр һәм авыллардагы белем бирү учреждениеләре, балалар сәнгать мәктәбе, балалар иҗаты үзәгеннән кергән иң яхшы 40тан артыграк эшне карап, нәтиҗәләр ясады. Республикада быел 11нче тапкыр үткәрелүче әлеге бәйге быел “Тирә-як мохитны саклау”, “Төп Закон”, “Куркынычсыз юллар” номинацияләре буенча үтә һәм анда 6 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар катнаша. Конкурска кергән эшләр тематикасының һәм башкару техникасының төрлелеге белән аерылып тора, анда төрле яшьтәге балалар бик теләп катнашкан. “Тирә-як мохитны саклау” номинациясе буенча катнашучылар аеруча күп, шуңа да бу номинациядә җиңүчеләр дә күбрәк булды. Болар – Анна Павлова (Балалар сәнгать мәктәбе, 12 яшь), Ника Богданова (Балалар иҗаты үзәге, 11 яшь, Илюткино), Диана Кульметьева (Балалар сәнгать мәктәбе, 12 яшь), Илья Анисимов (Егоркино, 9 яшь), Анастасия Павлова (Егоркино, 9 яшь), Александр Шапкин (мәктәп-интернат, 11 яшь). Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланган “Төп Закон” номинациясендә Катя Мамонова (Егоркино, 8 яшь) һәм Диана Угамзарова (Якушкино, 7 яшь), ә “Куркынычсыз юллар”да Дмитрий Наумов (мәктәп-интернат) һәм Роман Мензелеевның (Елаур, 7яшь) рәсемнәре иң яхшылары дип табылды.
Җиңүчеләрнең эшләре республика этабына юлланачак.