Иске Әлмәт авыл җирлегендә Җиңү көне зур тантана белән үтте

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

9 май көнге һава торышы Җиңү елын хәтерләтте – 1945 елда да бу көн шундый кояшлы, җылы иде. Халык бакчада эшләде, бәрәңге утыртты, җир сөрде...
Җиңү көнендә Яңа Әлмәт авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янына иртәдән кеше агылды. Иске Әлмәт авылы җирлегендә гомер итүче 4 ветеранның берсе – Рәшит Гатин гына килә алса да, сугышчыларыбызның онытылмас батырлыгын яд итәргә җирлек халкы, тыл хезмәтчәннәре, мәктәп укучылары җыелды. Аларны район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова сәламләп, район башлыгы һәм шәхсән үзе исеменнән бәйрәм белән тәбрикләде, ихлас теләкләрен җиткерде. Бирегә җыелучыларга котлау сүзләрен ТРда кеше хокуклары буенча уполномоченныйның Нурлат районындагы җәмәгать ярдәмчесе Идрис Кәримов, Иске Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Равил Хисамов, авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Галимҗан Хамматов та юллады. Соңыннан башкарылган концерт номерлары чын бәйрәм рухы өстәде.
Аннан алдагы көнне Иске Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Равил Хисамов җирлектә яшәүче ветераннар, ветеран толлары, тыл хезмәтчәннәре өйләренә барып, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм район башлыгы Равил Кузюровның тәбрикләү сүзләрен, бүләкләрен тапшырды. Авыл җирлеге аларга үз бүләкләрен дә әзерләгән иде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International