Бүген район башлыгы Равил Кузюров “Южная” агрофирмасы ОООсының алдынгы механизаторлары Альберт Заһретдинов, Радик Гыйльманов һәм Денис Гәрәевка Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Район башлыгы кыр батырлары белән аралашып, җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләде.
– Хезмәтебезнең шулай район җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнүе бик сөенечле. Бу безгә алга таба тагы да тырышыбрак эшләргә стимул бирә, – ди Альберт Заһретдинов. Альберт бүгенге көндә шикәр чөгендере чәчү өчен җир әзерләү белән мәшгуль. Бу көннәрдә “Южная” агрофирмасы игенчеләре шикәр чөгендере белән беррәттән, кукуруз һәм борчак чәчүдә эшлиләр. Агрофирма чәчү темплары буенча район хуҗалыклары арасында беренче булып бара. Биредә барлык мәйданнарның .. процентында чәчү эшләре башкарылган.