Кичә Нурлатның аграр техникумы спорт мәйданчыгында футбол буенча традицион мини-футбол ярышлары үтте. Быел блиц-турнирда 7 – “НГДУ-1” , “НГДУ-2”, Түбән Нурлат, “Шикәр заводы”, “АТП-1”, “АТП-2” һәм “Факел-ветераннар” командалары катнашты. Нәтиҗәдә, 1нче урынга – “Факел-ветераннар”, 2нче урынга – “АТП-2”, 3нчегә “АТП-1” командалары лаек булды. Җиңүчеләргә Кубоклар һәм грамоталар тапшырылды.