Кичә район игенчеләре бер көндә 3138 гектарда чәчү эшләре үткәрергә өлгергән. Шулай итеп, барлык мәйданнарның 24 процентында (12005 гектар) чәчү эшләре башкарылган. Бөртеклеләр – арпа, солы 6289 гектарда чәчелгән, бу 31 процент. Хуҗалыклардан “Южная” АФ ОООсы һәм“Сөләйманов Ә.И” КФХсы – лидер, биредә чәчү эшләре 36 һәм 33әр процентка тәмамланган. Районда күпьеллыкларны тукландыру һәм тырмалау төгәлләнде, уҗым культураларына сый кертү дәвам итә.