Район хуҗалыкларында язгы чәчүнең темплары арта

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Районда язгы чәчүнең темплары артканнан арта бара. Кичә, 2 май көнне,  район буенча чәчү эшләре 2527 гектарда үткәрелгән. Бүгенге көнгә район буенча язгы чәчү 8867 гектарда башкарылган, бу барлык мәйданнарның 17 проценты. Иң ишле мәйданнар “Сөләйманов Ә.И.” КФХсы һәм “Южная” АФ ОООсына туры килә – 28әр процент. “Аграрий” ОООсында чәчү эшләре – 17, “Нурлат-Агро” ОООсында 15 процентка тәмамланган. Хуҗалыкларда арпа, солы, бөртеккә кукуруз, шикәр чөгендере, көнбагыш чәчү бара. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International