Нурлатта Татарстан Республикасының Дәүләт Камера Хоры чыгыш ясады

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә Нурлатның Мәдәният сараенда Татарстан Республикасының Дәүләт Камера Хоры  республика шәһәрләренә Татарстан халыкларының III съезды алдыннан оештырылган  гастрольләре кысаларында чыгыш ясады. Дәүләт Камера Хоры “Казан Нуры” халык уен кораллары ансамбле белән берлектә нурлатлыларга “Халыклар Дуслыгы” дип аталган яңа программа тәкъдим итте. Осталарның тере тавышы, тере музыкасына ияреп тамашачылар дөньяның төрле илләре буйлап сәяхәт иттеләр. Татарстанның күпмилләтле халкының гына түгел, Бөекбритания, Германия, Италия, Америка, Азия илләре  һәм башка халыкларның җырлары, музыкасы белән якыннан таныштылар.  Дәүләт Камера Хорының Нурлатта бу әле беренче генә чыгышы һәм программа тамашачылар күңелендә кабатланмас тәэсирләр калдырды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International