III Татарстан халыклары Съезды уңаеннан оештырылган милли-мәдәни эстафета кысаларында районның мәгариф һәм мәдәни учреҗдениеләрендә хисап конңертлары узды, күргәзмәләр оештырылды.
Сишәмбе көнне Балалар сәнгать мәктәбендә ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәлгать Бадыйгин җитәкчелегендәге “Ветеран» халык хоры хисап концерты белән чыгыш ясады.
1979 елда Камунелла Владимировна Изотова үз тирәсенә фикердә фикердәшләрен туплап, “Ветеран» клубын оештыра. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Семеновна Ефремовна “Ветеран» хорының берренче җитәкчесе булла. Сәнгатькә гашыйк хатын – кызлар атнасна ике тапкыр репетицияләргә йөриләр, ә аннан халык һәм сугыш чоры җырлары район чараларында яңгырый башлый. Коллективны идеяләр белән Василий Ермолаевич Поселенов илһамландырып тора.
Тиздән хор авылларга, күрше районнарга гастрольләргә чыга башлый. 1991 елдан башлап хор белән ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәлгать Бадыйгин җитәкчелек итә башлый. Үзенең белемнәрен, тырышлыгын кызганмыйча җырга мәхәббәт сеңдерә. ТР Мәдәният министрлыгының 2003 елның 6 маендагы 154 карары нигезендә коллектив “халык» исеменә лаек булды.
Коллективта җырлаучы хатын – кызлар өчен хор – ул тормыш проблемаларыннан арыну да. Коллективтагы һәр кешенең шатлыгы һәм кайгысы да уртага салып уртаклашалар, бер-берсенә ярдәм итәләр, уңышларга сөенәләр, кайгыларга көенәләр.
Төрле һөнәр, яшь һәм карашлары белән коллектив әгъзаларын сәнгатькә мәхәббәт берләштерә. Бай репертуар, матур костюмнар һәм чиста тавышлар тамашачыларны битараф калдырмый.
«Ветеран» хорында җырлаучылар уңган хуҗабикәләр, яраткан әниләр һәм әбиләр. Аларның барысын да җырга мәхәббәт берләштерә.
- Безнең өчен хор – икенче өебез ул, - диләр алар беравыздан. – Биредә һәрвакыт чын йөрәктән аралашу өчен мөмкинлеге бар.
Шул еллар эчендә хорда катнашучыларның һәркайсы үз эзләрен дә кабатланмас тембр, сәхнә йөзе белән үз эзләрен дә калдырырга да өлгергәннәр.
Репкртурда – халык, патриотик һәм авторлык җырлары да яңгырады.
- Җырларны сайлаганда критерийлар бар, - ди хорның сәнгать җитәкчесе ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәлгать Бадыйгин.
Коллективның иҗат концертын караган район башлыгы Равил Кузюров артистларга яраткан җырларны профессиональ башкарулары һәм һәрвакыт актив булулары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.