Кичә Нурлатта “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин булып китте. Эшче сәфәре кысаларында ул район башлыгы Равил Кузюров белән очрашты, “Нурлат-ТВ” ТРКсының “Татарстан-24” каналына күчүенә багышланган тантаналы чарада катнашты, “Дуслык” (“Дружба”, “Туслах”) газетасы редакциясендә булып, коллектив белән аралашты.