Сишәмбе көнне ведомствоара комиссиянең ТР Нурлат муниципаль районының консолидирланган бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү буенча чараларны тормышка ашыруга кагылышлы утырышы булды.
Утырышны район башлыгы, әлеге комиссия рәисе Равил Кузюров алып барды. Сөйләшүгә җаваплы службалардан кала бурычлы предприятиеләрнең җитәкчеләре һәм вәкилләре дә чакырылган иде. Районның консолидирланган бюджетына салымнар буенча бурычларның торышы белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов таныштырды. Район башлыгы бурычлыларның салымнарны түләмәү сәбәпләре белән кызыксынды. Ул шулай ук әлеге юнәлеш буенча предприятиеләрне “сәламәтләндерү” схемасын тәкъдим итте, килеп туган хәлне җентекле анализларга һәм төзәлү юлларын бергәләп табарга йөкләмә бирде. Очрашу нәтиҗәләре буенча түләүләр графигы төзеләчәге турында билгеләп үтелде. Аны бурычлыларның һәркайсына җиткерәчәкләр.