Съездда катнаштылар

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Дүшәмбе көнне Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең VII съезды эшендә Нурлаттан район башлыгы Равил Кузюров җитәкчелегендәге 10 кешелек делегация дә катнашты. Съездда күпчелек делегатларның тавышы белән Татарстан мөфтие итеп Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары итеп Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, баш казый итеп Җәлил хәзрәт Фазлыев сайландылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International