Яңа һөнәр алалар

2017 елның 15 апреле, шимбә

Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәгендә өстәмә һәм һөнәри белем бирү программалары кысаларында укулар үтә. 
Бу көннәрдә мәшгульлек үзәгендә эшсезлек буенча исәптә торучы бер төркем граждан көндәшлеккә сәләтлелекне арттыру һәм алга таба эшкә урнашу максатыннан  төрле һөнәрләр буенча укулар үтә. 14 кеше “D” категориясенә квалификация күтәрү  курсларында белемнәрен арттырса, тагын 21 кеше “В” категориясе буенча һөнәри  белем ала. Моннан тыш, 16 кеше электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, 10 кеше – пешекче, 10 кеше  электромонтер һөнәрләре серләренә өйрәнә. Балаларына 3 яшь тулганчы бала карау буенча ялда булган, хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы һәм яңадан хезмәт эшчәнлегенә кайтырга теләүче хатын-кызлар өчен махсус программа нигезендә 6 кеше делопроизводитель һөнәре  буенча укулар үтә. Билгеле булганча, әлеге программалар буенча яңа һөнәр үзләштерү бушлай, белем алучылар стипендия белән тәэмин ителә. Укулар Нурлат аграр техникумы базасында алып барыла. Үзәк белгечләре әйтүенчә, әлеге программалар эшсезләргә хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләрне үзләштереп, яңа эш урыннары табарга ярдәм итә һәм ел дәвамында башка һөнәрләр буенча да укулар үткәрү планлаштырыла. 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International