Районда “Юнармия” хә¬рәкәте җәелә. Бүген әлеге хәрә¬кәт районда 588 укучыны берләштерә. Анда укучыларны ант бирдереп кабул итәләр. Егетләр генә түгел, кызларны да хәрби хезмәткә әзерлиләр.
Атна башында гимназиядә тантаналы шартларда 7нче сыйныф укучыларын “Юнармия” Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенә кабул иттеләр. Чарада мәртәбәле куналаклар –район хәрби комиссары Заһир Абдуллин, Нурлат шәһәренең почетлы гражданины, запастагы полковник Идеал Галәветдинов катнаштылар.
– “Юнармия” хәрәкәтенең максаты – Ватанны тыныч шартларда да яклый алырлык буын тәрбияләү, – диде чарада чыгыш ясаган кунаклар. Әти-әниләр, әби-бабайлар ышанычын югалтмаслык эш күрсәтергә кирәк. Районда хәрәкәт эшчәнлеге матур сөйләшүгә генә кайтып калмасын иде, дигән фикерләр дә яңгырады бу көнне.