Иң яхшы хат ташучыга – “Дуслык”тан бүләк!

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

“ТАТМЕДИА” АҖ 2017 елның икенче яртыеллыгына әбунә кампаниясе кысаларында хат ташучылар һәм почта элемтәсе бүлекчәләре арасында бәйге игълан итә. Ул 1 апрельдән 30 июньгә кадәр үтәчәк һәм анда “Татарстан почтасы” УФПСының теләсә кайсы хезмәткәре һәм бүлекчәсе катнаша ала. Моның өчен “ТАТМЕДИА” АҖ газета-журналларына, шул исәптән “Дуслык” (Дружба”, “Туслах”)ка да  2017 елның икенче яртыеллыгына  әбунә абонементларының 2016 елның икенче яртыеллыгына әбунә абонементларына караганда кимендә 5 процентка артуы шарт итеп куела. Конкурсның шартлары буенча, катнашу өчен хат ташучы эшли торган элемтә бүлекчәсендә дә тиражның алдагы чор белән чагыштырганда  артыграк булуы кирәк. Конкурс 5 – “Иң яхшы шәһәр хат ташучысы” (эре шәһәрләр өчен), “Кече шәһәрләрнең иң яхшы хат ташучысы”, “Иң яхшы авыл хат ташучысы”, “Иң яхшы почта элемтәсе бүлекчәсе” һәм “Журнал буенча иң яхшы тираж” номинацияләре буенча үтә. Район буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән хат ташучылар һәм почта бүлекчәләре республика этабында катнашу хокукы алачаклар, анда җиңүчеләргә акчалата бүләкләр каралган. “Дуслык” (“Дружба”, “Туслах”) район газетасына әбунә буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән хат ташучыны исә редакциядән махсус бүләк көтә!   


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International