Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль һәм медицина хезмәткәрләре үз карамакларындагы гражданнар арасында ай саен “Социаль пакетмы әллә акчамы?” дигән темага инструктажлар үткәрәләр. Кызганычка каршы, ташламага ия кешеләр арасында социаль хезмәтәләр бик популяр түгел. Һәм социаль хезмәткәрләр ташламага ия кешенең социаль пакеттан баш тартып, календарь ел дәвамында түләүсез дару чаралары алу хокукыннан мәхрүм булуын аңлаталар. Аеруча каты авырулардан (шикәр диабеты, онкологик авырулар, бронхиаль астма белән авыручылар) интегүчеләргә җитди уйларга кирәк, чөнки аларга дарулар белән тәэмин итү рәвешендәге социаль хезмәтләрдән баш тарту кулай түгел. Белгечләр үз карамакларындагыларны акчалата компенсация тулысынча дәвалауны тәэмин итә аламы икәнлеге хакында тагы бер кат уйларга һәм 1 октябрьгә кадәр сайлау ясарга киңәш итәләр.